Татарстандагы наноиндустрия үсеше

«Татарстан Республикасы наноиндустриясенең 2013 – 2016 еллардагы үсеше» программасы Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты тарафыннан 2013 елның 9 апрелендә 241 нче номерлы Карары нигезендә кабул ителә.

Татарстандагы наноиндустрия үсеше

Программаның төп максаты  регионның бу өлкәдәге патенциал базасы нигезендә Татарстан Республикасы индустриясенең комплекслы үсеш системасын булдыру, бигерәк тә:

  Татарстан Республикасы наноиндустриясен законлы рәвештә тәэмин ителүен камилләштерү һәм нанотехнологияләр өлкәсенә караган проектларга ярдәм күрсәтү буенча комплекслы чаралар системасын булдыру;

  Татарстан Республикасы наноиндустрия үсешенә ярдәм күрсәтү инфраструктурасын оештыру;

  Нанотехнология проектларын Татарстан Республикасы “инновацион лифты” ярдәмендә үстереп, фәнни тикшеренүләр эшчәнлегенең нәтиҗәсен күтәрү;

  Наноиндустрия өлкәсендә яңа җитештерү тармакларын булдыру, шул исәптән Татарстан Республикасы җирлегенә эре инвестицион проектларны җәлеп итү;

  Инновацион, шулай ук Татарстан Республикасының бүгенге икътисад секторона караган нанотехнологик продукциясенә сорауны арттыру буенча этәргеч ясау;

  Татарстан Республикасының предприятияләре өчен алдынгы кадрлар эзерләү системасын оештыру.