Программалар һәм проектлар

Татарстан ФТМҮ Татарстан Республикасының инновацион үсешенә кагылышлы озак срокка куелган максатлы программалар һәм проектларның тормышка ашырылуын тәэмин итә. Бу сферадагы эшчәнлекнең төп юнәлешләре булып:

  «Татарстан Республикасы интеллектуаль милек базарының 2013 – 2020 еллардагы үсеше» озак срокка куелган максатлы программасын үтәү;

  «Татарстан Республикасы наноиндустриясенең 2013 – 2016 еллардагы үсеше» озак срокка куелган максатлы программасын үтәү;

  Россииянең инновацион регионнар Ассоциацииясе вәкилләре белән үзара хезмәттәшлекне булдыру тора.

Күрсәтелгән һәр юнәлешнең үз максатлары һәм алар һәркайсы регионның инновацион үсешенә зур өлешен кертә. Башка программалар һәм проектлар турында тулырак мәгълүмат сайтыбызның киләсе бүлекләрендә тәкъдим ителә.