Интеллектуаль милек базары

«Татарстан Республикасы интеллектуаль милек базарының 2013 – 2020 еллардагы үсеше» озак срокка куелган максатлы программасы Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты тарафыннан 2013 елның 15 гыйнварында 11 нче номерлы Карары нигезендә кабул ителә. Бу Россия Федерациясе территориясендә төзелгән интеллектуаль милек сферасына кагылышлы беренче максатлы программа (Программаның резюмесы PDF форматында).

Программаның максаты  инновацион эшчәнлекнең икътисади яктан өстенлеген арттыру, шулай ук интеллектуаль милек белән идарә итү нәтиҗәсендә республика товар җитештерүчеләренең Россия һәм чит ил базарында тоткан урынын киңәйтү.

Әлеге программа Татарстан Республикасында югары технологик, инновацион һәм инвестицион яктан зур үсеш алган, иҗтимагый тормышның югары сыйфатын тәэмин итүче икътисадны күз уңында тоткан чаралар комплексы буларак оеша.

Программа ике этап нигезендә тормышка ашырыла:

I этап «Интеллектуаль милек базарын төзүдә оештыру һәм хокукый механизмнарны булдыру» (2013 – 2015 нче еллар, кыска вакытлы перспектива);

II этап «Интеллектуаль милек базары эшчәнлеге нәтиҗәсен күтәрү» (2016 – 2020 нче еллар, озак вакытлы перспектива)

Аның төп юнәлешләре:

  интеллектуаль милек өлкәсендә фәнни-техник эшчәнлекне планлаштыру һәм стратегик анализ үткәрү;

  интеллектуаль милек белән идарә итү өлкәсендә квалификацияле специалистлар әзерләү;

  интеллектуаль милекне хокукый яктан саклау һәм яклауны тәэмин итү;

  интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен (ИЭН) булдыру һәм куллану буенча күзәтү системасын оештыру;

  инвентаризацияләр, экспертизалар үткәрү һәм саклана алырлык ИЭНен күрсәтү, шулай ук аларны бәяләү һәм материаль булмаган актив рәвешендә кабул итү;

  фәнни-тикшеренү, тәҗрибәле-конструктор и технологик эш нәтиҗәләрен теркәүче дәүләт системасын кертү һәм ИЭНнең Татарстан Республикасындагы гомуми реестрын булдыру;

  Татарстан Республикасының интеллектуаль милек өлкәсендә халыкара һәм регионара хезмәттәшлеген оештыру;

  Татарстан Республикасының брендинг үсешен күтәрү.

Әлеге юнәлешләр Программаның ике төп бурычын билгели:

  интеллектуаль милек формалашуына мөмкинлекләр тудыру, аны саклау һәм ана булган хокукларны яклау;

  ИЭН буенча хокукларны хуҗалык әйләнешенә кертү механизмнарын формалаштыру.