Татарча

Татарстан ФТМҮнең фәнни-техник мәгълүмат, интеллектуаль милек, шулай ук инновацион менеджмент өлкәсендәге тәҗрибәсе зур. Ул үзенең эшчәнлеген 1957 елдан гомумсоюз фәнни-техник мәгълүмат челтәре төзү кысаларында башлап җибәрә.

Бүгенге көндә Татарстан ФТМҮ республика инновацион инфраструктурасының системалаштыручы буыны булып тора, оешма-предприятиеләрне фәнни-техник мәгълүмат белән төп тәэмин итүчеләрдән санала. Моннан тыш, Татарстан ФТМҮ – республика буенча фәнни-техник эшчәнлек нәтиҗәләрен теркәү, саклау һәм идарә итү белән шөгыльләнүче бердәнбер дәүләт учреждениесы.

Татарстан ФТМҮ эшчәнлегенең төп координаторы булып Татарстан Республикасының икътисад министырлыгы санала. Шулай ук, ул Татарстан Республикасының Фәннәр Академиясе тарафыннан фәнни-методик идарә астына алынган. Моннан тыш, Татарстан ФТМҮ – интеллектуаль милек, патентлар һәм товар келәймәләре (Роспатент) буенча Федераль хезмәтенең республикадагы терәк оешмасы ролен үти.

Вәкаләтле устав нигезендә предприятиенең тулы исеме – “Татарстан фәнни-техник мәгълүмат үзәге” Татарастан Республикасы дәүләт унитар предприятиесе, кыскартылган атамасы – ТР ДУП “Татарстан ФТМҮ”.

ФТМҮ узенең төп фукцияләрен тормышка ашыруда Россия һәм Татарстан Республикасы министырлыклары, дәүләт идарә тармаклары белән тыгыз элемтәдә тора (Россия Федерациясе фән һәм мәгариф министырлыгы, Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министырлыгы; Роспатент; ФИПС; Россия Госстандарты; ВИНИТИ РАН; Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министырлыгы, һ.б.).

ФТМҮ белгечләренең югары квалификациясе (хезмәткәрләр арасында 7 фәнни кандидат исәпләнә), Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте булышлыгы, Россия һәм республика, шул исәптән чит ил предприятияләре, оешмалары арасында урнашкан купьеллык үзара хезмәттәшлек ФТМҮ продукциясе һәм хезмәтенең югары сыйфатын дәлилли.